Заман сулышы

Китапханәләрдә Пушкин көне үтте (фотолар)

Лениногорск шәһәре һәм авыл китапханәләрендә Россиядә Пушкин көненә багышланган чаралар оештырылды.

Балалар һәм яшүсмерләр бөек рус шагыйренең тормышы һәм иҗаты белән таныштылар, әсәрләрен укыдылар, викторина һәм конкурсларда үзләренең белемнәрен күрсәттеләр.

«Я в гости к Пушкину спешу», «Великое слово поэта», «Там на неведомых дорожках», «Пушкинның серле дөньясы» исемле китап күргәзмәләре оештырылды.

Шулай ук китап укырга яратучылар “Пушкинны бергәләп укыйбыз” Халыкара акциясендә дә катнаштылар.


Үзәк китапханә

Фотолар китапханәдән

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: