Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Клара Булатова исемендәге премия тапшыру конкурсында 11 нче гимназия укучылары да катнашты

Шигырь язганда, әллә кая «очып китәсең», ди 11 нче гимназиянең VII сыйныф укучысы Нияз Гәрәев. Хәер, үзенең дә бу арада шатлыктан очып йөргән көннәре. Шулай ук аның кебек талантлы балаларның һәм алар белем ала торган гимназиянең дә куанычы зур. Әлмәттә 2012 елдан бирле уздырылучы Клара Булатова исемендәге премия тапшыру конкурсында...

Шигырь язганда, әллә кая «очып китәсең», ди 11 нче гимназиянең VII сыйныф укучысы Нияз Гәрәев. Хәер, үзенең дә бу арада шатлыктан очып йөргән көннәре. Шулай ук аның кебек талантлы балаларның һәм алар белем ала торган гимназиянең дә куанычы зур.


Әлмәттә 2012 елдан бирле уздырылучы Клара Булатова исемендәге премия тапшыру конкурсында 11 нче гимназия укучылары даими катнаша. Аның быелгысы шактый балага уңыш китерде. «Матур әдәбият» номинациясендә берьюлы дүрт укучы бүләкләнгән.

IX сыйныф укучысы Айсылу Зиннуровага иҗат иткән пьеса өчен II дәрәҗә Диплом, VII «А» сыйныфы укучылары Нияз Гәрәевка III дәрәҗә Диплом бирелә, ә Рузилә Җиһаншина лауреат исеме ала. VI «А» сыйныфыннан Азалия Мәгъсумова Клара Булатованың «Шушы җирдән, шушы туфрактан без» җырын башкарып, лауреат исеменә лаек була. Моннан тыш, бәйгедә актив катнашкан мәктәпләр арасында 11 нче гимназия дә билгеләп үтелә һәм премия белән бүләкләнә.

Әлбәттә, премиягә дәгъва иткән 142 эш арасыннан безнекеләрнекен сайлап алуы горурлык хисе уята. Аларның кайберләре тәүге тапкыр гына катнашкан бит.

Пьесадан бер күренеш


Теманың дәвамын "Заман сулышы" газетының җомга 2015 ел, 22 нче номер саныннан укый аласыз.
Розалия Мостафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Клара Булатова премиясе