Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Көннәрнең кайчан суытачагы билгеле булды

«Бу эсселек кайчан бетәр?» дигән сорауга күпләр җавап эзли. Бер карасаң, җәй көнне эссе булырга тиеш кебек, әмма август аеның явым-төшемсез һәм һава температурасының бик югары булуы кешеләргә тәмам туйдыра башлады. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразларына караганда, 26 августтан һава температурасы төшәчәк һәм 23-25 граудска калачак. Шулай...

«Бу эсселек кайчан бетәр?» дигән сорауга күпләр җавап эзли.


Бер карасаң, җәй көнне эссе булырга тиеш кебек, әмма август аеның явым-төшемсез һәм һава температурасының бик югары булуы кешеләргә тәмам туйдыра башлады.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразларына караганда, 26 августтан һава температурасы төшәчәк һәм 23-25 граудска калачак. Шулай ук ял көннәрендә яңгырлар булуы да көтелә. Сентябрь башында температура кимүгә таба барачак.

Халык сынамышларына ошансак, август аенда һава торышы эссе булса, сентябрь ае да җылы була диләр. Ансын әле вакыт күрсәтер. Әмма кышкы салкын көннәрдә, бу кояшлы көннәрне сагынмыйча калмабыз әле!

http://tatar-today.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев