Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Коронавирус татарстанлыларның гомерен өзә

Татарстанда тагын ике кеше Covid-19 коронавирусыннан вафат булды. Шулай итеп, республикада Covid-19 инфекциясе корбаннары саны 98гә җитте. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.

 

Вафат булучыларның берсе — Казанда яшәүче 61 яшьлек ир-ат. Аны пневмония диагнозы белән хастаханәгә салган булганнар.

«Коронавирус инфекциясе лаборатор тикшеренүләр нәтиҗәсендә ачыкланган», — диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Шулай ук 1963 елгы хатын-кыз да коронавирустан вафат булган. Аны да пневмония диагнозы белән хастаханәгә яткырганнар. Хроник авырулар кискенләшү аркасында пациентның хәле начарланган. Covid-19 инфекциясен патолого-анатомия экспертизасы ачыклаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев