Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Котлау текстлары

Сабыр, изге күңелле, нигезебезнең кояшы булган әниебез! Сине матур бәйрәмең белән чын йөрәктән тәбрик итәбез.

Сабыр, изге күңелле, нигезебезнең кояшы булган әниебез! Сине матур бәйрәмең белән чын йөрәктән тәбрик итәбез. Алдагы тормышыңда сәламәтлек, җан тынычлыгы белән балаларың, оныкларың, туганнарың янәшәсендә куанычлы, бәрәкәтле гомер итүеңне телибез. Туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы, күк йөзегез һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшә!
Әниебез! Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,
Картаерга һич тә ашыкма!

* * *

Кадерле әниебез, без сине туган көнең белән чын күңелдән котлыйбыз. Көннәрең шатлык белән үтсен, гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып, әти белән бергә матур итеп яшәгез. Төпле киңәшең, җылы сүзең, нурлы йөзең өчен рәхмәт. Рәхмәт сиңа барсы өчен дә!
Әни бит ул – өйнең яме,
Ә тормышта – олы терәк.
Сәламәт бул, озак яшә,
Син бит, әни, безгә кирәк.

* * *

Кадерле әниебез! Сине юбилеең белән ихлас күңелебездән котлыйбыз. Сиңа ныклы сәламәтлек, әтиебез белән тигезлектә, җан тынычлыгы белән, балалар игелегендә оныклар сөенечендә, туганнарыңның ихтирамын тоеп, озак яшәвеңне теләп калабыз.

Шатлык-куанычлар, сәламәтлек
Юлдаш булсын, әни, гомергә.
Йортыбызны җылытучы учак,
Нур сибүче кояш син безгә.

Сиңа рәхмәт сүзен, әниебез,
Җиткерәбез туган көнеңдә.
Үстердегез безне, кеше итеп,
Олы рәхмәт барсы өчен дә.

* * *

Кадерлебез! Сине олуг бәйрәмең белән чын күңелебездән ихластан котлыйбыз. Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, тигезлектә, тулы тормышта сөенеп, якыннарыңның җылысын тоеп, игелекләрен күреп, рәхәтлектә яшәвеңне телибез.

* * *
Без Сезне олы юбилеегыз белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Үз эшегезне зур осталык, тѳгәл һәм күңел җылыгызны биреп башкарасыз. Тырыш, кешелекле, ярдәмчел булуыгыз белән зур ихтирам һәм хѳрмәт яуладыгыз. Җир йѳзендәге иң матур, иң изге теләкләребезне җиткереп, кайгы-хәсрәтсез озын гомер, нык сәламәтлек, бәхет-куанычлар,күтәренке рух, балаларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, тормыш иптәшегез белән тигезлектә, муллыкта озын гомер кичерүегезне телибез.

Зур бәхетләр юлдаш булсын Сезгә,
Кѳннәрегезне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек – ярты бәхет, диләр,
Шушы бәхет читләп үтмәсен.

Гомерләр дә озын булсын, дибез
Бәхетләр дә булсын гомерле!
Белеп яшәгез Сез – безнеӊ өчен
Сез иӊ газиз һәм иӊ кадерле!

* * *

Кадерле әтиебез! Сине туган көнең белән ихлас күңелебездән котлыйбыз. Сиңа булган якты, матур теләкләребез иксез-чиксез. Сабырлыгың, миһербанлыгың, саф күңелең өчен без сиңа бик рәхмәтле! Син безнең тыянычыбыз,яклаучыбыз һәм саклаучыбыз. Безне үстереп кеше иткәнең өчен мең рәхмәтләр укып, озын гомер телибез. Киләчәктә дә әниебез белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта мең яшәргә насыйп булсын!

Җирдә кояш нуры балкыгандай,
Син балкыйсың безнең күңелдә.
Тормышыбыз синең белән матур,
Рәхмәтлебез сиңа мәңгегә.

Син булганда без бәхетле,
Синең белән якты көнебез.
Безнең белән син дә бәхетле бул,
Сиңа озын-озак гомер телибез.

* * *

Кадерле әтиебез, Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле әтиләр бик сирәктер. Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Барыбыз да, мең рәхмәтләр укып, озын гомер телибез сиңа. Киләчәктә әни белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта яшәргә насыйп булсын үзегезгә!
Кадерле энебез! Сине олы юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа хәерле озын гомер, тән сихәте, җан тынычлыгы, якты көннәр насыйп итсен. Син һәрвакыт ярдәмчел, сабыр, һәммәбез өчен кайгыртып яшәүче олы җанлы һәм киң күңелле булдың. Киләчәктә дә муллыкта, тигезлектә, балаларыңның игелеген күреп, хәерле гомер кичереүңне телибез.

* * *

Сезне гомер бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Олы җанлы, сабыр холыклы, киң күңелле, безгә һәрвакыт төпле киңәшләрең биреп яшәүче, балалар дип торучы кадерлеләребезгә бәхетле көннәр, күңел тынычлыгы, авыруларга бирешми яшәвегезне телибез. Өебез һәрвакыт якты, ризыклы булсын, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, тигезлектә хәерле, тыныч тормышта озын гомер кичерүегезне телибез.

Кайгы-хәсрәт юл тапмасын
Безнең тату бердәм ояга.
Бергә матур итеп, куанып яшик
Бәхет-шатлык татып дөньяда.

 

 

 

 

http://baltaci.ru

Фото: https://pixabay.com/ru/

 

 

Яңа яңалыкларны һәм актуаль мәгълүматны «Лениногорск хәбәрләре» һәм «Заман сулышы» газеталары номерларында укыгыз, «Лениногорск Яңалыклары»программасында карагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

2

5

1

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X