Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Көрәк, тырманы кулга алыр вакыт җитте

1 апрельдән санитар икеайлык башланды. 31 майга кадәр шәһәр һәм авылларыбызны чүп-чардан арындырып, тәртипкә китерергә тиешбез. Безгә быел аеруча тырышып эшләргә кирәк булачак, чөнки зур юбилейлар алдында торабыз. Елдагыча, һәр атнаның сишәмбесе санитар көн дип игълан ителде. Шәһәр мэры боерыгы нигезендә, шәһәрдәге һәр урам предприятиеләр артына беркетелгән. Алар андагы чисталык...

1 апрельдән санитар икеайлык башланды. 31 майга кадәр шәһәр һәм авылларыбызны чүп-чардан арындырып, тәртипкә китерергә тиешбез. Безгә быел аеруча тырышып эшләргә кирәк булачак, чөнки зур юбилейлар алдында торабыз.
Елдагыча, һәр атнаның сишәмбесе санитар көн дип игълан ителде. Шәһәр мэры боерыгы нигезендә, шәһәрдәге һәр урам предприятиеләр артына беркетелгән. Алар андагы чисталык өчен җаваплы. Шуңа да атнага бер тапкыр гына түгел, даими рәвештә чистартып, карап торырга кирәк. Бу хакта мэриядә предприятие, оешма җитәкчеләре катнашында узган киңәшмәдә башкарма комитет җитәкчесе Нәфис Ибраев тагын бер тапкыр искәртте. Республикада парклар һәм скверлар елы буларак, аллея, парк һәм скверларны чисталыгы да аерым контрольгә алыначак.
25 апрель шәһәр һәм район күләмендә гомуми өмә булачак. Бу көнне бөтенебез көрәк, чиләк, тырмаларны тотып, күмәк эшкә чыгачакбыз. Әмма бер көндә генә өлгерә алмабыз, шуңа да 18 апрель көнне һәр оешма, предприятие хезмәткәрләре үз территорияләренә чыгып, эшләве кирәк, ди Нәфис Нурлыхакович.
Шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов шәһәр урамнарындагы чисталык торышыннан канәгать булмавын белдерде. Базар тирә-ягында тәртипсезлек хөкем сөрүен әйтеп үтте. Урамнарны, ишек алларын гына түгел, тирә-яктагы урманнарны картайган, корыган агачлардан чистарту буенча да катгый таләпләр куйды.
- Шәһәрне юбилейларга әзерләү буенча эш күп, берничә көн кала гына тотынсак бер нәрсәгә дә өлгереп булмаячак, шуңа бүгеннән үк керешергә кирәк, - диде ул җитәкчеләргә мөрәҗәгать итеп.
Чәчәкләр дә күп булачак. Алар кибет алларын бизәячәк, баганаларга да куелачак. Кайда, нинди чәчәкләр утыртылачагын гына билгелисе калган.
Шәһәрдә генә түгел, авылларны да тәртипкә китерү мөһим. Урамнар, чишмәләр тирәсе, зиратлар чистартуда авыл халкының күмәк көче сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: икеайлык