Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Күрше районда 400 квадрат метрдан артык мәйданлы сыер абзарының түбәсе янып беткән

Чирмешән районында 400 квадрат метрдан артык мәйданлы сыер абзарының түбәсе янып беткән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

 

«Чәршәмбе көнне, 17 апрельдә, 8.39 сәгатьтә 112 ашыгыч хезмәтләр чакыруның бердәм номерына Чирмешән районындагы Лашман авылында мөгезле эре терлек фермасы яну хәбәре килде», – дип ачыкладылар Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.

6 минуттан соң сыер абзары янында «Лашман» янгын сүндерүчеләре була. Урында утның бина түбәсен ялмап алуы ачыкланган. Ферма хезмәткәрләре бина эчендә терлекләр һәм эшләүче кешеләр юклыгын әйткән. Түбәгә ут капканда сыерлар көтүлекләрдә булган.

25 минут эчендә янгын сүндерүчеләр янгынны тулысынча сүндергән. Янгын мәйданы 429 квадрат метрны тәшкил иткән. Янгын чыгу сәбәбе булып, электр җиһазларын техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен дөрес үтәмәү тора.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/18/184788/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев