Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Күрше районда яңгыр помидор, кыярларны агызган - ВИДЕО

Яңгыр суы Чирмешән районының Иске Кади авылында помидор, кыярларны агызган. Бу хакта район басмасы хәбәр итә.   

Бу атна башында кесә телефоннарының Вотсап челтәрендә безнең районга кагылышлы тагын хәбәр йөрде. Яңгыр сулары Иске Кадида бакчаларны агызган, шуның видеосын куйганнар.
 
Әлеге видеоязманың авторы шушы авылда яшәүче Зөлфирә Сафина булып чыкты.
 
"3 июнь көнне, кич белән бик каты яңгыр ява башлагач, бакчага чыгып карыйм әле дисәм - анда әкәмәт. Язгы ташу шикелле, шарт-шорт яшен яшьни бит әле. Без авыл кырыенда, төньякта торабыз. Ташу Ком базы ягыннан төште. Су бәрәңгеләрнең өстен, туфракның ашлы өлешен юып алган", - ди хуҗабикә.
 
Сафиннар 150 төп помидор утырткан утырткан булган, анысының яртысы калган, ике түтәл кыяр исә юк. 
 
"Үтәмештәге кебек үк булмады, шуңа сөенергә. Әле менә кичә бакчага берәр трактор арбасы туфрак өстәп чыктык. Яңгыр бик көчле булды, видеога төшереп, аны үзебезнең авылдашлар группасына гына “Кызлар, карагыз әле, бездә нинди могҗиза дип” куйган идем, бөтен дөньяга таралган", - ди Зөлфирә Сафина. 


Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/07/187641/

Фото: nashcheremshan.ru/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев