Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Күрше шәһәр табиблары яшь хатынны үтерүдә шикләнелә

Бөгелмә Үзәк район хастаханәсендә 22 яшьлек хатын-кыз үлеме буенча Тикшерү комитеты җинаять эше ачкан. Бу турыда Россия Тикшерү комитеты хәбәр итә.

Тикшерү версиясе буенча, 18, 19 февраль көннәрендә бу кыз үзен начар хис итеп табибларга мөрәҗәгать иткән. Аңа амбулатор дәвалану тәкъдим итеп, яшәгән урынына кайтарып җибәргәннәр.

20 февральдә бу кызны «ашыгыч ярдәм» белән Бөгелмә Үзәк хастаханәсенә китергәннәр. Ләкин табиблар аны тагын хастаханәгә салмаган.

Кичен бу кызны кабат хастаханәгә китергәннәр һәм реанимациягә салганнар. Шул ук вакытта табиблар квалификацияле ярдәм күрсәтмәгән һәм кыз үлгән, дип хәбәр итәләр. Әлеге факт буенча Хәзерге  тикшерү эшләре бара.

Чыганак:http://tatarstan.sledcom.ru/news/item/1227883/

Фото:https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев