Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Күрше шәһәрдә кар күп булудан курыкмыйлар - гигант сыннар ясыйлар (фото)

лмәтнең бер урамында хушны алырлык әкияти сыннар барлыкка килде. Әле ниндие?! Матур һәм горур зур әтәч янында озын койрыклы крокодил-тау җәелеп китә. Янәшәдә генә урман карачкысы карга төренеп утыра. Аларның оста башкарылуы таң калдыра, дип яза "Әлмәт таңнары" газетасы. Әлмәтнең гап-гади урамы балалар илен хәтерләтә кебек. Озак эзләргә туры килмәде...

лмәтнең бер урамында хушны алырлык әкияти сыннар барлыкка килде. Әле ниндие?! Матур һәм горур зур әтәч янында озын койрыклы крокодил-тау җәелеп китә. Янәшәдә генә урман карачкысы карга төренеп утыра. Аларның оста башкарылуы таң калдыра, дип яза "Әлмәт таңнары" газетасы.

Әлмәтнең гап-гади урамы балалар илен хәтерләтә кебек. Озак эзләргә туры килмәде әлеге могҗизалы ишегалдын, Әлмәт героен ДОСААФ районында бөтен күрше-күлән белә булып чыкты. Бу могҗизаларны тудыручы ирекле рәссам Марс Минаҗев быелгы фигураларны ничек ясавын тәфсилләп аңлатты. Баксаң, беренче ел гына халыкны гаҗәпләндерми икән ул. Инде берничә ел рәттән ишегалдына кардан менә шундый баһадир сыннар ясый, моны ишетеп, шуларны карарга әллә кайлардан махсус киләләр икән.

"Быелгы әтәч үзеннән-үзе шундый зур килеп чыкты. Кар күп яуды бит. Узган елгы маймыл өчен күршеләрдән кар теләнеп тә йөрдем әле, - дип сөйли оста куллы әлмәтле. - Махсус ясыйм дип тә тотынмадым. Бу урамнар тар, карны көн дә чистартып торырга кирәк. Кар өемнәре булгач, сыннар ясавы да рәхәт. Буярга буяу һәм шатланырга бала-чага гына булсын!"

Кызыл әтәчнең башын һәм кикрикләрен рәссам пенопласттан ясаган. Бик нечкә һәм нәзакәтле урын чөнки. Калган җирләрен кардан өйгән. Янәшәдә генә балаларга тау да калыккан. Әмма анысы да оста рәссам кулыннан узгач, гади генә килеп чыкмаган. Крокодилның озын яшел койрыгыннан рәхәтләнеп тау шуып була биредә.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев