Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Кәтлит пешерим дисәң!

Балык кәтлите Балык фаршыннан ясалган кәтлит корырак килеп чыга, тәме дә әллә ни искитәрлек булмый. Нишләргә соң алайса? Кальмарны (1:1 нисбәтендә) чистартып, иттарткыч аша чыгарыгыз. Балык фаршына шуны, йомырка һәм бераз икмәк өстәгез дә яхшылап болгатыгыз. Кәтлитләр әвәләп, үсемлек маенда ике ягын да кыздырыгыз. Кальмар балык кәтлитләрен күпертеп җибәрәчәк һәм...

Балык кәтлите
Балык фаршыннан ясалган кәтлит корырак килеп чыга, тәме дә әллә ни искитәрлек булмый. Нишләргә соң алайса?
Кальмарны (1:1 нисбәтендә) чистартып, иттарткыч аша чыгарыгыз. Балык фаршына шуны, йомырка һәм бераз икмәк өстәгез дә яхшылап болгатыгыз. Кәтлитләр әвәләп, үсемлек маенда ике ягын да кыздырыгыз. Кальмар балык кәтлитләрен күпертеп җибәрәчәк һәм аларга сусыл тәм өстәячәк.
Тавык итеннән кәтлит
Кирәк: 1 тавык түше, 70 гр яшел суган, 1 данә йомырка, 1 аш кашыгы он, 1-2 аш кашыгы каймак, 3 тырнак сарымсак, тоз, борыч, үсемлек мае.
Тавык түшен пычак белән ваклагыз. Шуңа йомырка, туралган суган, сарымсак, он, каймак, тоз, борыч кушыгыз. Хасил булган катнашманы яхшылап тугларга, тапарга һәм кәтлит ясап табада кыздырырга кирәк.
Тары ярмасыннан кәтлит
Хужабикәләр, тәмле булсын дип, кәтлит фаршына ниләр генә кушмый һәм нинди генә хәйләләр уйлап тапмый?!
Шундый хәйләләрнең, тагын берсе. Тары ярмасын кайнар суга салып, 10 минут тотыгыз. Ит фаршына тоз, борыч һәм бүрткән ярманы өстәгез. Кәтлитләр әвәләп, алтынсу төскә кергәнче, ике ягын да әйбәтләп кыздырыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлеты