Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Куакбаш авылы мәктәбендә 4 укучы өчен тәүге кыңгырау яңгырады (ФОТОЛАР)

Беренче сентябрь бәйрәмендә Куакбаш авылы мәктәбендә тантаналы зур линейка узды. Игътибар үзәгендә – беренче сыйныфка баручы балалар. Быел алар - дүрт малай.


Беренче сыйныф укучыларын бик җылы каршы алдылар. Авыл җирлеге башлыгы Рушания Әхмәтҗанова, җирле депутат Илдар Яфаров, Лениногорск районы авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Илнур Шамарданов,  "Маркс” җәмгыяте җитәкчесе Ильяс Ганиев аларга бик күп бүләкләр тапшырдылар. Алар арасында мәктәп портфеле, технология дәресе өчен кирәк-яраклар, канцтовалар бар иде.

9нчы сыйныф укучылары да беренче сыйныфка баручыларны аерым бүләкләп уздылар һәм үзләренә алмаш булып килүче балаларга уңышлар теләделәр.

Барлыгы бу уку елында Куакбаш авылы мәктәбендә 58 укучы белем алачак. Аларны белем дөньясы буйлап 13 укытучы җитәкләп барачак.

Гөлназ Хәйретдинова

Ильмира Шакирова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев