Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Куакбаш авылы яшьләре “Акыл көрәше” уенында сынашты (фотолар)

Куакбаш мәдәният йорты һәм китапханәсе авыл яшьләре өчен “Акыл көрәше” интеллектуаль уены уздырды. Уен Туган телләр елына багышланды.

 

Татарстан Аграр яшьләр берләшмәсе инициативасы буенча үткәрелде, дип хәбәр итә китапханә сайты.

Уенда 15 кеше катнашты. Кызлар һәм егетләр өч командага бүленеп, уенның 5 туры буенча ярышты. Алар тел, мәдәният, халык көнкүреше буенча үзләренең белемнәрен күрсәтте. Белемнәрне бәяләргә жюри чакырылган. Жюрида – авыл җирлеге башлыгы Рушания Әхмәтҗанова һәм мәктәп укытучысы Зәлия Гайсина булган.

Уен турлары арасында музыкаль тәнәфес тә булды. Нәтиҗәдә, 67,5 очко туплап, “Рухи байлык” командасы җиңүче була, икенче урында – “Варислар”, өченчедә “Мирас” командасы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев