Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Кызу һава торышы Татарстанда киләсе дүшәмбедән урнашачак

КФУ эксперты Татарстанга яхшы һава торышының кайчан әйләнеп кайтачагы турында сөйләде

Татарстанда атна ахырына кадәр һава торышы тотрыксыз булачак - яшен, көчле яңгырлар булуы ихтимал. Шул турыда КФУның Экология һәм табигый байлыклардан файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы җитәкчесе Юрий Переведенцев җиткергән. Бу хакта университетның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ял көннәренә явым-төшем тукталачак. Ә иң кызу һава торышы Татарстанда киләсе дүшәмбедән урнашачак. Республикада яңгырлар тирән циклонның төньяк-көнчыгыш перифериясе тәэсире белән бәйле, ул көнбатыш юнәлешенә күчә. Профессор сүзләренчә, циклон атнадан артык бер урында булган, бу бик сирәк күренеш.

Республикада узган ике тәүлектә айлык явым-төшем нормасының дүрттән бер өлеше яуган. Шуның белән Татарстанда зур дымлылык күзәтелә — ул 100 процентка кадәр.
 

Татар-инфогрм

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев