Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

"Үлемсез полк" район аша да үтте, Түбән Чыршылы авылы фотолары

Түбән Чыршылы "Үлемсез полк" акциясенә кушылды. Мәктәп укучылары, укытучылар, авыл халкы, кайткан кунаклар бердәм булып барлык сугышта катнашкан, яу кырында ятып калган эби-бабаларының, туганнарының истәлекле фотосурәтләре белән авыл буенча үттеләр, дип хәбәр иттеләр әлеге авылдан. Якташыбыз - Советлар Союзы Герое Әкрәм Хаертдинов,яу кырына китеп кире әйләнеп кайта алмаган һәм кайтып...

Түбән Чыршылы "Үлемсез полк" акциясенә кушылды. Мәктәп укучылары, укытучылар, авыл халкы, кайткан кунаклар бердәм булып барлык сугышта катнашкан, яу кырында ятып калган эби-бабаларының, туганнарының истәлекле фотосурәтләре белән авыл буенча үттеләр, дип хәбәр иттеләр әлеге авылдан.


Якташыбыз - Советлар Союзы Герое Әкрәм Хаертдинов,яу кырына китеп кире әйләнеп кайта алмаган һәм кайтып та үзләренең көрәшләрен сугыш җимерекләрен торгызуга багышлаганнар истәлегенә чәчкәләр һәм веноклар куйдылар һәм 1 минутлык тынлык игълан иттеләр.

Бәйрәмнең икенче өлеше мәктәп бинасында дәвам итте. Сугыш һәм тыл ветераннарын , килгән кунакларны авыл җирлеге башлыгы Хайруллина Нурия Яхия кызы , мәктәп директоры Галиева Расилә Камил кызы , ветераннар советы рәисе Сафина Рәйсә Гасыйм кызы авыл халкы исеменнән Загриев Минзәки Хәсән улы котлады. Бәйрәмнен соңгы өлешендә Сайфиева Талига Шамил кызы һәм Ахмадиева Раилә Рәшит кызы җитәкчелегендә балалар көче белән әзерләнгән "Хәтерлибез, баш иябез ,горурланабыз!"-дигән музыкаль композиция күрсәтелде .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев