Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилыларга яңа атнага йолдызлар фаразы

Йолдызнамә (17.06- 23.06)

КУЧКАР (21.03-20.04) Күңел төшенкелегенә китерердәй хәлләр килеп чыгарга мөмкин. Тегесе-монысына артык игътибар итмәсәгез, юкка-барга чәпчемәсәгез, сүз йөртмәсәгез, стресстан, һичшиксез, котылып калырсыз. Көтмәгәндә семинар яисә курс үткәрергә тәкъдим итәрләр.


ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05) Көч-куәтнең артып торган чагы. Бигрәк тә ир-ат Үгезбозауларда. Форсаттан файдаланып, озак вакытлар буе җыелып килгән проблемалардан тизрәк котылып калырга тырышыгыз. Бик кирәкле кешеләр белән танышырсыз.

 
ИГЕЗӘК (22.05-21.06) Атна башында кәефегезнең һаман саен яхшыдан начарга үзгәреп торуы өчен сәбәпләр килеп чыгар. Шуларны көлемсерәп кенә уздырырга тырышыгыз әле. Аңа карап кына дөнья бетмәс, ә менә нерв күзәнәкләре исән калыр. Саклык акчаны туздырмагыз.


КЫСЛА (22.06-22.07) ларның эштә абруйлары какшап китү куркынычы бар. Ә аны яңадан яулау җиңел булмаячак. Шуңа күрә хәлне соңгы чиккә җиткермәү өчен кулдан килгәнчә тырышу кирәк. Кыюрак булыгыз. Яңа тәкъдимнәрдән курыкмагыз.


АРЫСЛАН (23.07-22.08) Нәрсә теләсәгез, шул үзегезгә кире әйләнеп кайтачак. Шуңа күрә күңелегез кабул итмәгән кешеләргә дә бары тик яхшылык кына теләгез. Кәефегез начар булса да, түземлерәк булырга, уйлаганыгызны туры бәреп әйтмәгез зинһар.


КЫЗ (23.08-22.09) Йөз-кыяфәт, чәч-баш, кием-салым турында кайгырту һич зыян итмәс. Ни өчен икәнен беләсез – үзегезне бөтенләй карамый башладыгыз. Эшләрегез шуның кадәр алга китәчәк, хәтта уңышларыгыздан көнләшүчеләр барлыкка киләчәк. Сездә канәгатьләнү хисе булыр.


ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10) Үзара әйткәләшеп, бер-беренә үпкә саклап йөрүчеләргә татуланышу өчен бик әйбәт чор. Барлык үпкә-рәнҗешләр онытылып, янә дуслык  хөкем сөрә башлаячак. Һаваланып, мин-минләп кенә йөрмәскә. Өйне ямьләндереп җибәрәсегез килер.


ЧАЯН (24.10-22.11) Дусларыгыз белән очрашып күрешү җаен табарга туры килер. Сезгә әйтәсе бик күп сүзләре җыелган аларның. Шул исәптән үзегезне бик яхшы яңалыклар белән дә куандырмакчы булып торалар бугай. Сезнең алда яңа Лениофыклар ачылачак.


УКЧЫ (23.11-21.12) Үзегезгә килеп ирешкән имеш-мимешкә, гайбәткә игътибар итмәгез: сүз дөресли башласагыз, мөнәсәбәтләр тагын да начарланыр. Озакламый барысы да ачыкланыр һәм дөньялар тынычланып калыр. Хыялларыгызны тормышка ашыру өчен уңайлы чор.


КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01) Күңелегез һәр нәрсәдә: кием-салым, гадәтләр һәм хәтта мөнәсәбәтләрдә үзгәрешләр тели башлар. Башкасы ярар, тик менә мөнәсәбәтләрне уңай якка ничек үзгәртергә? Шул хакта уйларга кирәк. Башкалар белән уртак тел табыгыз.

СУКОЯР (19.01-18.02) Белеп торыгыз: бу атнада эштә хата җибәрсәгез, кайтавазы ел буе дәвам итәргә мөмкин. Ыгы-зыгы килмичә, игътибарны иң мөһим эшләргә генә юнәлдерсәгез, барысы да әйбәт булыр. Уңышлы тәкъдим булачак.


БАЛЫК (19.02-20.03)лар тәүлекнең күпчелек өлешен хезмәт урынында үткәрер. Атна ахырында берникадәр җиңеллек сизеп, иркен сулап куярсыз. Нәкъ менә шушы чорда якын дусларыгыз белән серләрегезне уртаклашырга җай табып, үзегез өчен кирәкле киңәшне дә ишетерсез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев