Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорк районында узган кымыз бәйрәмендә иң яхшылар ачыкланды

Татарстанда беренче тапкыр кымыз бәйрәме уздырылды. Аны Лениногорск районының Каран авылында "Алмакай" ат утарын тоткан фермер Фәрит Нәбиуллин оештырды. Бөгелмә районының Карабаш авылында гомер итүче Фәрит Нәбиуллинны республикада татар атларын асрау традицияләрен торгызу өчен җан аткан фермер буларак беләләр. Тарихка "татар атлары" дип кереп калган, гадәттә, көтүчесез өер булып утлап...

Татарстанда беренче тапкыр кымыз бәйрәме уздырылды. Аны Лениногорск районының Каран авылында "Алмакай" ат утарын тоткан фермер Фәрит Нәбиуллин оештырды.

Бөгелмә районының Карабаш авылында гомер итүче Фәрит Нәбиуллинны республикада татар атларын асрау традицияләрен торгызу өчен җан аткан фермер буларак беләләр. Тарихка "татар атлары" дип кереп калган, гадәттә, көтүчесез өер булып утлап йөрүче, ирек яратучы бу атларны үрчетү белән Фәрит Нәбиуллин инде алты еллап җитди шөгыльләнә. Бүген аның абзарында 200 баш татар аты бар. Көтү башында - Солтан кушаматлы айгыр. Татарстанда татар атлары утарлары һәм бигрәк тә кымыз җитештерү оешмалары ачылсын иде дип хыяллана ул. Сирәк булсалар да, аның кебек ат асраучылар белән республика күләмендә кымыз бәйрәмен оештыруының максаты да - шушы мәсьәләгә игътибарны арттыру.Тәүге кымыз бәйрәменә "Алмакай" утарына күрше Әлмәт, Ютазы районнарыннан һәм Башкортстаннан ат асраучылар һәм кымыз ясаучылар килде. Шулай итеп, бәйрәмне тамаша кылырга Лениногорск, Бөгелмә, Әлмәт районнарыннан җыелган халык төрле хуҗалыклар ясаган кымызлардан авыз итә алды. Нәтиҗәдә, тавыш бирү юлы белән алар арасыннан иң тәмле кымыз ясаучы да ачыкланды. Башкортстан, Әлмәт, Ютазы ягы кымызларын эчеп караганнан соң кунаклар Фәрит Нәбиуллин бияләре сөтеннән ясалган кымызны сайлады. Фермер бәйрәмгә дип махсус 60 литр кымыз әзерләп куйган иде.

Лилия ГАДЕЛШИНА

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев