Лениногорск балалары Президент чыршысына барды
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың төп чыршы бәйрәмендә барлык балаларны да якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. Әлеге бәйрәмгә Лениногорск муниципаль районыннан 50 бала барды.
Бәйрәмгә барлык Татарстаннан 8 меңнән артык бала җыелган иде.
Яңа ел чыршысында «Әкиятнең әйләнеп кайтуы» тамашасы күрсәтелде, төп персонажлар татар һәм рус әкиятләреннән иде. Тамашада меңгә якын артист, эстрада җырчысы, спортчы катнашты.
Искәртәбез, төп республика чыршы бәйрәме быел унсигезенче мәртәбә уздырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев