Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск базарында "Гамма" сәүдә йортындагы янгын турында кайбер мәгълүматлар билгеле (фотолар, видео)

Алдан хәбәр иткәнчә, җомга 29 апрельдә төнгә каршы базардагы "Гамма" сәүдә үзәгендә янгын чыкты. "Лениногорские вести" сайты мәгълүматлары буенча, әлеге бина страховкаланмаган булган. Янгын турындагы беренче хәбәр 20 сәгать 27 минутта кабул ителгән. Беренче булып янгынга 66 нчы янгын сүндерү частеннән киләләр, бу вакытта әле ачык янгын булмый, бары тик...

Алдан хәбәр иткәнчә, җомга 29 апрельдә төнгә каршы базардагы "Гамма" сәүдә үзәгендә янгын чыкты.
"Лениногорские вести" сайты мәгълүматлары буенча, әлеге бина страховкаланмаган булган. Янгын турындагы беренче хәбәр 20 сәгать 27 минутта кабул ителгән. Беренче булып янгынга 66 нчы янгын сүндерү частеннән киләләр, бу вакытта әле ачык янгын булмый, бары тик куе төтен генә чыга. 15 миинуттан соң янгын көчәя башлый, өченче дәрәҗә янгын дип билгеләнә. Бары тик 10 тулып 15 минут үткәч кенә янгын тулысынча сүндерелә. Нәтиҗәдә, әлеге бинының түбәсе тулысынча һәм өлешчә икенче каты яна.
Янгын мәйданы 720 квадрат метр тәшкил итә. Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк. Фаразлаулар буенча, янгын электр белән эретеп ябыштыру эшләре вакытында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәүдән килеп чыккан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев