Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск чибәрләре, чәчегезне киптермичә йокларга ятмагыз!

Авыр эш көненнән соң чәчләргә тиешле игътибарны биреп бетерү катлаулырак. Шуңа күрә кайбер хатын-кызлар кичен чәчен юа да аны тиешенчә киптермичә йокларга ята.

Ә менә  зур хата ясалуын күзалдында да китерми күпләр. Шулай итеп иртән торуга чәчләрдән «кош оясы» ясалып кына калмый, ә организмга да зыян салына икән.
Сынучан чәчләр. Юеш вакытта чәчләр зәгыйфьрәк була. Һәм йоклаган вакытта алар бутала һәм сына. Иртән торгач, мондый чәчәләрне тарау да җиңел булмый.
Салкын тидерү. Йоклаган вакытта кеше хәрәкәтсез диярлек һәм башның юешләнгән тиресе туңа. Шунлыктан әз генә салкынча җил кереп торса да суык тидерү мөмкинлеге зур.
Чәч коелу. Шул ук туңу аркасында чәч төпләренең ялкынсынуы килеп чыга. Нәтиҗәдә, чәчләр коела, ә баш тиресендә кызару, кычыту, бетчәләр барлыкка килә.
Кавык. Һәр кешенең башында Malassezia Furfur гөмбәчеге яшәргә мөмкин. Дымлылык аның тагын да артуына китерергә мөмкин, шулай итеп кавык барлыкка килә һәм тире кипшерә.
Астма һәм аллергия. Әгәр дә сез еш кына юеш чәч белән йокларга ятасыз икән, мендәрегез күп дым җыячак. Ә бу исә төрле бактерияләр, гөмбәчекләр һәм талпаннар өчен менә дигән урын. Алар аллергик йөткерү, томау төшү китереп чыгарырга мөмкин.

 

http://maydan.tatar/chechegezne-kiptermiche-joklarga-yatmagyz/

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X