Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск эчке эшләр бүлеге дәүләт хезмәтләре тәкъдим итүнең вакыты үзгәрде.

Хәзер хөкемгә тартылган булу яки булмау хакында һәм җинаяти эзәрлекләү хакында белешмә алу яисә аңа заказ бирү өчен, шулай ук ирекле рәвештә дактилоскопик (бармак эзләре төшерү) теркәлү буенча дәүләт хезмәтләре алу өчен эчке эшләр бүлегенә (Әгадуллин ур., 20нче йорт, 1нче корылма) эш көннәрендә сәгать 8.00 дән 17.00 гә кадәр (төшке...

Хәзер хөкемгә тартылган булу яки булмау хакында һәм җинаяти эзәрлекләү хакында белешмә алу яисә аңа заказ бирү өчен, шулай ук ирекле рәвештә дактилоскопик (бармак эзләре төшерү) теркәлү буенча дәүләт хезмәтләре алу өчен эчке эшләр бүлегенә (Әгадуллин ур., 20нче йорт, 1нче корылма) эш көннәрендә сәгать 8.00 дән 17.00 гә кадәр (төшке ашсыз), шимбә көнендә сәгать 8.00 дән 11.00 гә кадәр мөрәҗәгать итәргә була. Моннан тыш, дәүләт хезмәтләре мәгълүматлары алу өчен 2-71-93 телефоны буенча алдан язылырга мөмкин.

Шунысын да исегезгә төшерәбез: хөкемгә тартылган булу яки булмау хакында белешмә алу өчен иң җиңел юл - бердәм дәүләт хезмәтләре порталы аша эшләү. Әлеге очракта хезмәтне күрсәтү вакыты 15 эш көне тәшкил итә. Белешмә гариза бирелгәннән соң 3 ай дәвамында гамәлдә була.

Тулырак мәгълүмат алу өчен 2-71-93 телефонына шалтыратып белешә аласыз, шулай укwww.16.mvd.ru сайтына ("Дәүләт хезмәтләре" бүлеге) кереп карый аласыз.

Эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев