Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск хуҗабикәләренә рецепт: лимонлы пирожныйлар

Камыр өчен: 100 г он 100 г атланмай 50 г шикәр комы 1/2 бал кашыгы тоз 1 лимон цедрасы Эчлек өчен: 3 йомырка 1 стакан шикәр комы 1 аш кашыгы он 1/2 стакан лимон согы (якынча 3 лимон) ярты лимон цедрасы шикәр оны Һәр лимонны икегә бүләргә һәм согын сыгарга....

Камыр өчен:

100 г он

100 г атланмай

50 г шикәр комы

1/2 бал кашыгы тоз

1 лимон цедрасы

Эчлек өчен:

3 йомырка

1 стакан шикәр комы

1 аш кашыгы он

1/2 стакан лимон согы (якынча 3 лимон)

ярты лимон цедрасы

шикәр оны

Һәр лимонны икегә бүләргә һәм согын сыгарга. 1,5 лимон цедрасын артык әйберләрдән чистартырга һәм блендер ярдәмендә вакларга. Май, он, шикәр комы, тозны блендер ярдәмендә болгатырга һәм 2/3 лимон цедрасы кушып болгатырга.

Камырны махсус пешерү кәгазе җәелгән табага салырга һәм тигезләп җәяргә, 15-20 минут газ мичендә пешерегә. Эчлек өчен йомырканы тугларга, лимон согы, шикәр һәм цедра салырга, болгатырга һәм 1 кашык он салып тагын азрак болгатырга. Камыр өстенә эчлекне салырга һәм 30-40 минут пешерергә. 15 минут тирәсе суынганын көтәргә һәм шакмаклап кисеп табынга чыгарырга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев