Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск хуҗабикәләренә тиз өлгерә торган камыр әзерләү ЫСУЛЫ

Кунаклар килгәч, тиз генә камыр ашы пешерергә уйласагыз, әлеге рецептны кулланыгыз. Тәме дә искиткеч була. 1 стакан кайнар суга 1 стакан салкын сөт, 0,5 стакан үсемлек мае (чистасы), 1 бал кашыгы тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы һәм 1 пакет (11 граммлы) «Саф момент» чүпрәсен салып, яхшылап болгатасың. Аннан соң...

Кунаклар килгәч, тиз генә камыр ашы пешерергә уйласагыз, әлеге рецептны кулланыгыз. Тәме дә искиткеч була.


1 стакан кайнар суга 1 стакан салкын сөт, 0,5 стакан үсемлек мае (чистасы), 1 бал кашыгы тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы һәм 1 пакет (11 граммлы) «Саф момент» чүпрәсен салып, яхшылап болгатасың. Аннан соң 5 стакан он салып басасың, тик 5нче стаканны салып ук бетермичә, иң элек камырның тыгызлыгын карарга кирәк (артык каты да, йомшак та булмасын). Аннан соң тишек булмаган целлофан пакетка тутырып, пакетның очыннан гына һава кермәслек итеп бәйлисең дә суыткычның өске киштәсенә куясың. Чүпрәсе яхшы булганда, 40 минутта кабарып менә. Бик юка итеп җәелә, пицца пешерергә дә, пирогларга да менә дигән камыр. Икенче көнне дә йомшак тора. Бер-ике пешергәч, бүтән төрле камыр куярга теләгегез дә булмас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев