Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск хокук сакчылары сак булыгыз, дип кисәтә

Даими аңлату эшләре алып барылуга карамастан, халыкның алдану очраклары арта гына бара.

Былтыр телефон һәм интернет челтәре аша алдау очраклары арткан. 2016 елда шундый 22 факт теркәлгән булса, 2017 елда утызга җиткән. Быелның беренче кварталында алдарларга карата 6 җинаять эше кузгатылган. Мәсәлән, 2 февральдә эш кораллары сату кибетенә бер кеше шалтыратып, үзен салым органы хезмәткәре дип таныштырган һәм банк счетына 50 мең күчерергә кирәклеген хәбәр итә. Бу очракта кибет хуҗасы уяулык күрсәтә, тиз генә полициягә шалтыратып хәбәр итә. Ә икенче берәү “тозакка” эләгә һәм 26 мең сум акчасыннан колак кага. Хәл болайрак була: 45 яшьлек ир интернеттан белдерү буенча тапкан товарга күпмедер сумманы алдан түләп куярга тәкъдим итәләр. Акчаны алу белән, сатучы шалтыратуга җавап бирми башлый. Әлеге фактлар уяулыкны югалтырга ярамавы турында хәбәр итә. Психология алымнарына ия булган җинаятьчеләр кешенең ышанычына кереп, үз максатларына ирешәләр. Гражданнарның игътибарын әлеге проблемага юнәлдерү максатында, безнең хокук сакчылары “Сак булыгыз, мошенниклар!” акциясендә катнашты. Өлкән яшьтәгеләрнеңөенә барып, аңлатып йөрделәр. Алдарлар нәкъ менә олы яшьтәге кешеләр белән эш йөртә бит. Рейд вакытында һәркемгә листовка тапшырылды, анда алдарлар белән очрашкан вакытта нәрсәләр эшләргә кирәклеге өйрәтелгән. Хокук сакчылары вокзалда, базарда, сәүд үзәкләрендә дә булды. Алдарларга каршы торуның бердәнбер юлы уяу булу, дип саный алар. 
Әгәр сез алдарлар корбаны булсагыз, яисә  шик-шөбхәләрегез булса, «02», яисә республика Эчке эшләр бүлегенең тәүлек буе эшли торган “Ышаныч телефоны”на шалтыратыгыз: 291-20-02.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев