Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск хуҗабикәләренә БАЛЛЫ ГӨМБӘ (ОПЯТА) МАРИНАДЛАУ рецепты

1. Маринадлау өчен кечкенә һәм тыгыз гөмбәләрне сайлап юабыз.

2. 1 кг гөмбә бар икән, димәк, 0,5 стакан су, 0,5 стакан 9 % серкә һәм 1 аш кашыгы тоз кирәк.
3. Кастрюляга су салабыз. Су кайный башлагач, гөмбә салып, болгата-болгата, салмак утта кайнатабыз. Су янә кайный башлагач, 25 минут пешерәбез. 4. Күбекне җыеп ташлыйбыз.

5. Тәмлеткечләр әзерлибез. 2 дәфнә яфрагы, 5-6 хуш исле борыч, 3-4 канәфер, бер чеметем дарчин (корица), бер чеметем лимон кислотасы һәм 1 чәй кашыгы шикәр комы.

6. Уттан алуга 5 минут кала (гөмбәләр төпкә утыра башлар) тәмлеткечләрне салабыз.

7. Әзер баллы гөмбәне кайнар килеш пешекләнгән банкаларга тутырабыз һәм тыгыз полиэтилен капкачлар белән каплап чыгабыз (тимер капкач белән капласагыз да була). Суыткычта яки базда саклыйбыз.

http://syuyumbike.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев