Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск кызы Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсында номинант булды

Бөтенроссия һөнәри осталык олимпиадасының “Ветеринария” белгечлеге буенча йомгаклау этабы Тамбов шәһәрендә узды. Анда Лениногорск кызы Мәрьям Магиззянова катнашты.

Мәрьям Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында укый. Олимпиада урта һөнәри белем бирү учреждениеләре арасында узды. Һөнәри осталык олимпиадасына Россиянең барлык төбәкләреннән 78 катнашучы жыелды. Татарстан данын яклап Мәрьям барды. Ярышта ветеринария һөнәре буенча 15 бирем әзерләнгән иде. Нәтиҗәләр буенча өч призлы урын һәм 15 номинант билгеләнде.

Призлы урыннарны Кырым, Мәскәү, Тула студентлары бүлеште, 15 номинантның берсе – безнең Мәрьям булды. Ул анда катнашкан студентларның бик нык әзерлекле булуын сөйләде. Хәер, ул үзе дә әзерләнүнең кимен куймады инде. Тырыш студент кыз өчен әлеге олимпиада тәҗрибә туплау урыны булган. Үзен әзерләгән, өйрәткән кешеләргә ул бик рәхмәтле.

Әлбәттә, олы рәхмәт сүзләрен аңа ветеринария һөнәре өлкәсенә юнәлеш биргән, җанвар-хайваннарга карата ихтирамлылык, кече күңеллелек тәрбияләргә өйрәткән Керкәле авылындагы әбисе белән бабасы Ефәк һәм Хади Газизовка җиткерә.

Розалия Мостафина тексты.

Фотолар Магиззяновлар тарафыннан тәкъдим ителде

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев