Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск мәктәбе укучылары Габдулла Тукай шигырьләрен сөйләде (ФОТОЛАР)

Мәдәният сараенда Габдулла Тукайның тууына 132 ел тулуга багышланган нәфис сүз бәйгесе булып узды.

Барлыгы 53 бала катнашты: алар 1нче, 2 нче,  5 нче 7 нче 11 нче шәһәр мәктәпләре һәм Керкәле, Шөгер, Куакбаш, Сарабиккол ,Түбән Чыршылы,Тимәш мәктәпләре укучылары.
Бөек шагыйребезнең татар һәм рус телләрендә шигырьләрен сөйләделәр."Шүрәле","Таз" әсәрләрен Куакбаш, 11 нче мәктәп театр түгәрәгенә йөрүчеләр сәхнәләштереп күрсәтте. Укучыларның Тукайга багышлап үзләре иҗат иткән шигырьләре дә укылды. 
Конкурсантлар бик тырышып әзерләнгәннәр. Шагыйрьнең тормыш юлына багышланган сорауларга рәхәтләнеп җавап бирделәр,матур итеп бер-берсенең чыгышын карап утырдылар.

Җиңүчеләрне бүләкләү 26 апрель - ,Габдулла Тукай һәйкәле янында сәгать 11 дә булачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев