Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск мәктәпләре ашханәләрендә азык-төлек блоклары яңара

Республика программасы кысаларында Лениногорскиның өч мәктәбе ашханәләрендә азык-төлек блоклары тулысынча ремонтланачак.

Капиталь ремонттан соң биредә заманча җиһазлар куелачак.

Шуны әйтергә кирәк: мәктәпнең азык-төлек блокларын ремонтлау һәм җиһазлау программасы Татарстанда быел эшли башлады.
Әлеге программага Лениногорскиның 3 мәктәбе: 1нче, 7нче һәм 11нче гимназия кергән. Ремонт вакытында стеналарны штукатурлыйлар, идәннәргә, шулай ук стеналарга кирәк булган җиргә яңа плитәләр җәелә. Ишек һәм тәрәзәләр блоклары алышына.

Азык-төлек блогында исә барлык цехлар үзгәрәчәк диярлек. Җиһазларны саклау өчен дә аерым урын була икән.
Төзлеш-монтаж эшләреннән тыш, тулысынча инженерлык челтәрләре, вентиляция җайланмалары, янгын сигнализациясе системалары алыштырыла.

1нче мәктәп директоры Нина Васильева әйтүенчә, ашханәдә җиһазлар булса да, еллар узу белән искерә, ремонт таләп итә башлый.
-    Безнең мәктәп кухнясына яңа җиһазлар кайтты. Яңа духовка шкафы, яшелчә кисү җайланмасы. Шулай ук табак-савыт юа торган машина. Дүрт суыткыч һәм 2 туңдыру камералары да безнең өчен кирәк булачак. Без бик шат. Барысы да яңарды, алай гына түгел, барысы да заманча, ашханә блогы яңара, яңаны төзеп куйган кебек була, - ди директор.

Тулырак "Заман сулышы" газетында

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев