Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск мәктәпләре укучылары солдатларга хат язалар, открыткалар ясыйлар

Февраль аенда ел саен мәктәпләрдә “Солдатка хат” акциясе оештырыла. Бу акциягә район мәктәпләре дә кушылды.



Зәй-Каратай мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары авыл солдатларына 23 февральгә открыткалар ясаганнар, хат язганнар. Зәй-Каратайдан бүгенгесе көндә Айнур Шәйхетдинов, Марсель Шарюков, Дамир Бултурбаев армиядә хезмәт итә.

Кирлегәч мәктәбендә укучы барлык балалар да бу акциягә теләп катнашкан. Берәүләр үз куллары белән открыткалар ясаган, икенчеләре исә тырышып-тырышып хат язган. Кирлегәч авылыннан өч егет солдат хезмәтендә: Илназ Бәдертдинов, Илназ Сабирҗанов, Булат Зиангиров.

Армиядә булган егетләр бурычларын үтәп, исән-имин туган якларына кайтсыннар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев