Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск мәктәпләрендә Татарстан Конституциясенең 30 еллыгына багышланган парламент дәресләре уза

Республиканың барлык мәктәпләрендә, шул исәптән Лениногорск районы мәктәпләрендә дә «Мин-гражданин! Минем хокукларым һәм бурычларым» дигән темага парламент дәресләре уза, быел ул Татарстан Республикасы Конституциясенең 30 еллыгына багышлана.

 Җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатлары гомуми белем бирү учреждениеләрендә булып, дәресләрдә актив катнашалар.

11нче гимназиядә район башлыгы Рәгать Хөсәенов катнашында парламент дәресе узды. Дәрес барышында укучылар видеоматериаллар белән танышты, тарихи чыганаклар белән эшләде.5нче сыйныф укучысы бурычлар һәм хокуклар турында конкурска дигән сочинениесын укыды.

Рәгать Хөсәенов дәүләт органнары турында сөйләде, укучыларның сорауларына җавап бирде.

Парламент дәресләре кысаларында 1 февральдән 31 мартка кадәр укучыларның иҗат эше буенча конкурс үткәрелә.Алар сочинение,эссе язалар, видеороликлар ясыйлар. Быел беренче тапкыр укучылар өчен социаль челтәрдә иң яхшы парламент дәресенә медиаконтент конкурсы оештырылган.

https://leninogorsk.tatarstan.ru/index.htm/news/2056578.htm

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев