Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск мәшгульлек үзәгендә эшсез гражданнарга психологик ярдәм күрсәтәләр

11 апрель көнне Лениногорск Мәшгульлек үзәгендә “Социаль-гуманитар белем бирү үзәге” психологлары эшсез гражданнарга психологик ярдәм күрсәтү дәүләт хезмәте күрсәтте.

Шулай ук әлеге хезмәтне аерым категориядәге кешеләр: өч һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче әти-әниләр; иректән мәхрүм ителү урыннарыннан азат булганнар; мөмкинлекләре чикле булып, эш эзләү белән исәптә торучыларга психологик ярдәм күрсәтелде.

Әлеге чарада психологларның төп бурычлары – физик һәм эмоциональ яктан халәтне нормалаштыру, вакытлыча эшсез булгандагы киеренкелекне бетерү, үзеңә бәяне күтәрү, эшчәнлеккә активлыкны уяту.

Төркемдә үткәрелгән тестны һәм тренингны 19 кеше узды. Чара барышында җылы дустанә мөнәсәбәт хаким итте.

Тест нәтиҗәләре буенча барлык гражданнар психологлардан тәкъдимнәр алды.

Лениногорск мәшгульлек үзәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев