Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск музеенда “Музей язы” акциясе үтте

24 апрельдә "Туган якны өйрәнү" музеенда, "Музей язы" республика акциясе кысаларында, кунаклар - күрше шәһәрләрдән хезмәттәшләр килде. Кунаклар безнең музейның барлык үзенчәлекләрен дә карады, Экспозиция залларын гына түгел, ә эш урыннарында да булды. Музейның матди базасы, техник яктан тәэмин ителеше,хезмәткәрләрнең иҗади эзләнүләре - барысында да яхшы тәэсирләр генә калдырды. Республиканың...

24 апрельдә "Туган якны өйрәнү" музеенда, "Музей язы" республика акциясе кысаларында, кунаклар - күрше шәһәрләрдән хезмәттәшләр килде.
Кунаклар безнең музейның барлык үзенчәлекләрен дә карады, Экспозиция залларын гына түгел, ә эш урыннарында да булды. Музейның матди базасы, техник яктан тәэмин ителеше,хезмәткәрләрнең иҗади эзләнүләре - барысында да яхшы тәэсирләр генә калдырды.
Республиканың көньяк - көнчыгыш музейларыннан килүчеләр " Ярминкә күңел ачуында" катнашты, балалар музыка мәктәбе укытучылары һәм укучылары чыгышын карады. Балалар рәсем сәнгате мәктәбе укучылары кунакларга бүләкләр тапшырды.
Бу көнне "Экспонатлар үзләре сөйли" дигән эзләнү - тикшеренү эшләре муниципаль конкурсына да йомгак ясалды. Нәтиҗәләр буенча алты җиңүче билгеләнде:
1 урын:
Әдилә Мостафина ( Урмышлы мәктәбе, 6 сыйныф)
Эльвина Димиева ( 10 нчы мәктәп, 4 сыйныф)
2 урын:
Анастасия Власова ( 7нче мәктәп, 5 Б сыйныфы)
Ксения Мустаева ( ДДТ, музей)
3 урын
Резидә Закирова (Тимәш мәктәбе,9 Б сыйныфы)
Сәйдәш Зиангиров ( Кирлегәч мәктәбе, 9 сыйныф).
" Туган якны өйрәнү" музее

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: акция