Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск пенсионерларына 5 мең гыйнварның икенче яртысында түләнәчәк

Пенсия фонды хәбәр иткәнчә, пенсия яшендәгеләргә бер тапкыр түләнелә торган 5 мең сум күләмендәге акча гыйнварның икенче яртысында биреләчәк. Әлеге вакыт пенсионерларның Россия почтасыннан яки башка җирдән пенсия алуларына карамастан барысына да кагыла.Кредит яисә башка тапшыру оешмалары аша пенсия алучыларга шушы ук сроклар гамәлдә була. Әлеге акчаны алу өчен Россия...

Пенсия фонды хәбәр иткәнчә, пенсия яшендәгеләргә бер тапкыр түләнелә торган 5 мең сум күләмендәге акча гыйнварның икенче яртысында биреләчәк.

Әлеге вакыт пенсионерларның Россия почтасыннан яки башка җирдән пенсия алуларына карамастан барысына да кагыла.Кредит яисә башка тапшыру оешмалары аша пенсия алучыларга шушы ук сроклар гамәлдә була.

Әлеге акчаны алу өчен Россия Пенсия фондына аерым мөрәҗәгать итәргә яки гариза бирергә кирәкми. Акча Россия территориясендә даими яшәп, 2016 елның 31 декабренә кадәр пенсия алучы һәркемгә биреләчәк.

Искәртеп үтик, әгәр дә пенсионер ике пенсия ала икән (мәсәлән, "хәрби" пенсионер), шуның берсе Россия Пенсия фонды линиясе буенча түләнә икән, бер тапкыр түләнелә торган акча Россия Пенсия фондыннан биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев