Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск почтальоннары арасында конкурс

"Татмедиа" җәмгыяте һәм «Татарстан почтасы» почта элемтәсе бүлекчәләре хезмәткәрләре арасында конкурс игълан итте. Ул газетка язылу чоры тәмамлаганчы, ягъни 31 декабрьгә чаклы барачак. Конкурста теләсә-кайсы почта бүлекчәсенең газет-журналларга яздыру белән шөгыльләнүче хезмәткәре катнаша ала. Җиңүчеләрне билгеләгәндә, "Татмедиа" җәмгыятенә караган басмаларның 2014 елның беренче яртыеллыгына тиражы үсүе каралачак (үткән елның шушы...

"Татмедиа" җәмгыяте һәм «Татарстан почтасы» почта элемтәсе бүлекчәләре хезмәткәрләре арасында конкурс игълан итте. Ул газетка язылу чоры тәмамлаганчы, ягъни 31 декабрьгә чаклы барачак.
Конкурста теләсә-кайсы почта бүлекчәсенең газет-журналларга яздыру белән шөгыльләнүче хезмәткәре катнаша ала. Җиңүчеләрне билгеләгәндә, "Татмедиа" җәмгыятенә караган басмаларның 2014 елның беренче яртыеллыгына тиражы үсүе каралачак (үткән елның шушы чоры белән чагыштырылып).
Конкурс берничә номинация буенча үтә. Лениногорск почта бүлекчәсе хезмәткәрләре "Иң яхшы кече шәһәрләр" төркеменә керүчеләр арасында көч сынашачак. Үткән бәйгедә безнең почтальоныбыз да призлы урын алган иде. Казанга чакырып, тантаналы рәвештә бүләк тапшырдылар. Бу юлы төп бүләкне сер итеп тоталар, бик шәп, ди.
Әйдәгез, призлы урын өчен бергәләп тырышыйк. "Татмедиа"га караган басмаларга, шул исәптән "Заман сулышы"на язылу да почтальоннарга конкурста җиңәргә, районыбыз данын якларга ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Конкурс