Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск прокуратура хезмәткәрләре "Кызыл ромашка" конкурсында катнашты

Республика прокуратурасы хезмәткәрләренең «Кызыл ромашка» сәнгать иҗаты конкурсының Әлмәттә узган зональ этабында лениногорскилылар катнашып кайтты. «Нефтьче» мәдәният сарае сәхнәсендә көньяк-көнчыгыш төбәге прокурор хезмәткәрләре һәм аларның гаиләләре чыгыш ясады. «Вокаль ансамбль» номинациясендә Лениногорск шәһәр прокуратурасы ансамбле өченче урынны алды. «Оригиналь жанр» номинациясендә прокурор ярдәмчесе Вилнур Җәлилов «Василий Теркин» поэмасының өзеген сөйләп,...

Республика прокуратурасы хезмәткәрләренең «Кызыл ромашка» сәнгать иҗаты конкурсының Әлмәттә узган зональ этабында лениногорскилылар катнашып кайтты.

«Нефтьче» мәдәният сарае сәхнәсендә көньяк-көнчыгыш төбәге прокурор хезмәткәрләре һәм аларның гаиләләре чыгыш ясады. «Вокаль ансамбль» номинациясендә Лениногорск шәһәр прокуратурасы ансамбле өченче урынны алды.

«Оригиналь жанр» номинациясендә прокурор ярдәмчесе Вилнур Җәлилов «Василий Теркин» поэмасының өзеген сөйләп, шулай ук III урынга чыкты. Конкурсның җиңүчесе исеменә Әлмәт прокуратурасы лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: красная ромашка