Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск Сабан туенда “Аударыш” ярышы узды (фотолар, җиңүчеләр)

Әлеге ярышлар безнең Сабантуйда икенче тапкыр уздырыла, беренчесе 2019 елда булган иде.



Сабантуйда “Аударыш” бәйгесен халыкка күрсәтү  – татар атлары үрчетүче фермер Фәрит абый Нәбиуллин тәкъдиме, ул аның инициаторы.

-    Татар халкының бер генә бәйрәме дә ат ярышларыннан башка узмаган.Борынгы Болгар авылларында көндәшеңне ат өстеннән төшерү бәйгесе элек Сабантуйларда киң таралган иде. Бу безнең ата-бабаларыбыздан калган уен. Без Татарстанда беренче булып әлеге уенны кайтардык. Хәзер башка район Сабантуйларында да аны уздыралар. Иртәгә менә Тукай районында була, анда катнашачакбыз. Мөслимдә узачак Федераль Сабантуйда да әлеге ярыш булачак, - ди Фәрит Нәбиуллин.

Хәтерләсәгез, 2019 елда “Аударыш” буенча республика чемпионаты узган иде. 

Сабантуйда “Аударыш” ярышын карарга халык күп җыелды, димәк, кызыклы, халыкны җәлеп итә торган уен. «Аударыш»ның шартлары мондый: уенда киртә белән әйләндереп алынган мәйданда атка атланган ике батыр көч сынаша. Көндәшен аттан өстерәп төшергән көрәшче уенда җиңүче була. Өстерәгәндә билгә бәйләнгән сөлгедән генә тартырга ярый.

Лениногорскидагы ярышта 8 катнашучы иде.Ат өстендә утыручы егетләр нык, берсенең дә бирешергә исәбе юк. Әлеге уенда җайдакларга көч белән бергә, кыюлык һәм батырлык та кирәк.

Беренчелекне Кирлегәч егете Динар Хәйбриев алды. Динар кечкенәдән атлар яратып үскән. Аның әлеге ярыш буенча Арчада узган “Аударыш”та җиңү яулаганы, шулай ук Миңгәр Сабантуенда шундый ярышта беренчелекне алганы бар.

-    Көндәшләр көчле иде. Мин хәзер 10 яшьтән ат өстендә. Ат белән бер-береңне аңлау, уртак тел таба белергә кирәк, шуннан барысы да яхшы булачак, - ди Динар.
Аңа бүләккә тәкә һәм акчалата приз тапшырдылар.

Икенче урында – Алексей Мулендеев, өченчедә – Радик Садыйков, дүртенчедә – Алмаз Камалтдинов.

Розалия Мостафина.

Автор фотолары


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев