Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск шәһәренең Никахлашу сараенда чираттагы экскурсия

2019 елның 23 июлендә Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының ЗАГС бүлегенә Лениногорск шәһәре 5 нче мәктәп яны лагерында тәрбияләнүчеләр килделәр.

Бүлек хезмәткәрләре мәктәп балалар өчен экскурсия үткәрделәр, ЗАГС органы эшчәнлеге турында сөйләделәр, кеше тормышындагы иң мөһим вакыйгаларны дәүләт теркәвенә алуга игътибар юнәлттеләр, тууны теркәү һәм никах теркәү актларына җентекләбрәк тукталдылар. ГХАТ бүлеге архивында булган 1919 елда теркәлгән иң беренче гражданлык хәле актларын теркәү китабы укучыларда кызыксыну уятты.

Балалар акт китапларының саргайган битләре –  фаҗигале һәм шатлыклы вакыйгаларның шаһитлары булуын белделәр

Әңгәмә барышында балалар өйләнешү өчен рөхсәт ителгән, никахлашуга каршылыклар турында сораулар бирделәр. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре балаларга олы тормышларында гаилә бәхетенең мәхәббәт, кайгыртучанлык, аңлау һәм тугрылык белщн формалашуын һәрвакыт истә тотуларын теләделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев