Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск табиблары грипптан прививка ясатырга кирәк, диләр

Мэриядә узган санитар-эпидемиягә каршы көрәш комиссиясе утырышы гриппка каршы вакцинацияләү мәсьәләсенә багышланган иде. Табиблар китергән саннарга караганда, быелның көз чорында 7 мең баланы гриппка каршы прививкалау планлаштырылган. Балаларны һәм студентларга прививка 15 сентябрьдән ясала башлаган. Хәзерге вакытта ул планның 63 процентын тәшкил итә. Әмма, күпчелек ата-аналар каршы булганга, бу эш...

Мэриядә узган санитар-эпидемиягә каршы көрәш комиссиясе утырышы гриппка каршы вакцинацияләү мәсьәләсенә багышланган иде.


Табиблар китергән саннарга караганда, быелның көз чорында 7 мең баланы гриппка каршы прививкалау планлаштырылган. Балаларны һәм студентларга прививка 15 сентябрьдән ясала башлаган. Хәзерге вакытта ул планның 63 процентын тәшкил итә. Әмма, күпчелек ата-аналар каршы булганга, бу эш акрын бара икән. Ә бит грипп пневмония кебек куркыныч авыруның сәбәпчесе булуы мөмкин, прививкалы кеше гриппны да, ОРВИны җиңел кичерәчәк, өзлегүләргә китермәячәк, диләр.

Өлкәннәрдән 22 мең кешене прививкалау планлаштырылган. Гриппка каршы вакцина киләсе атна башында хастаханәләргә кайтырга тиеш, дип ышандыра табиблар. Эшләре гел кешеләр белән аралашуга бәйле хезмәт ияләре һәм 60 яшьтән өлкәнрәкләргә прививка ясату аеруча мөһим. Эрерәк предприятие һәм учреждениеләргә, заявка буенча, үзебез дә килеп ясый алабыз, ди табиблар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Грипп