Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск табиблары сорауларга җавап бирде

Шәһәр һәм район Иҗтимагый советы мэриядә халыкка медицина ярдәме күрсәтүгә багышланган "туры элемтә" үткәрде. Лениногорскилылар сорауларына үзәк район хастаханәсе, бала тудыру йорты, гинекология, хатын-кызлар консультациясе, балалар хастаханәсе һәм поликлиникасы, тире-винерология диспансеры җитәкчеләре җавап бирде. Бер сәгать дәвамында 20гә якын шалтырату булды. Шалтыратучыларны балалар поликлиникасындагы чиратларның зур булуы, кардиологның түләүсез кабул...

Шәһәр һәм район Иҗтимагый советы мэриядә халыкка медицина ярдәме күрсәтүгә багышланган "туры элемтә" үткәрде.
Лениногорскилылар сорауларына үзәк район хастаханәсе, бала тудыру йорты, гинекология, хатын-кызлар консультациясе, балалар хастаханәсе һәм поликлиникасы, тире-винерология диспансеры җитәкчеләре җавап бирде.
Бер сәгать дәвамында 20гә якын шалтырату булды. Шалтыратучыларны балалар поликлиникасындагы чиратларның зур булуы, кардиологның түләүсез кабул итүе булмавы, хастаханә шәһәрчегендә кечкенә капканың ябылуы, томограф булмавы һәм башкалар борчый икән. Аларның һәрберсенә табиблар җавап бирде. Кайбер сораулар шул вакытта хәл ителде, кайберләренең гозерен язып алып, кыска вакыт эчендә хәл итәргә ышандырдылар. Шулай ук табибларга рәхмәт сүзләре белән шалтыратучылар да булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев