Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск участок вәкилләренә йортлар тапшырылды

Полициянең участок вәкиле Николай Валеровның эш һәм яшәү урыны хәзер бер урында урнашкан. Республика программасы буенча, аңа бу йортны бушлай һәм берничә ай эчендә төзеп тапшырдылар. Шөгердә полициянең участок вәкилләре өчен төзелгән административ-торак комплексның ачкычларын тапшыру тантанасы узды. Анда Татарстан буенча Эчке эшләр министры Артем Хохорин, муниципаль район башлыгы Рәгать...

Полициянең участок вәкиле Николай Валеровның эш һәм яшәү урыны хәзер бер урында урнашкан. Республика программасы буенча, аңа бу йортны бушлай һәм берничә ай эчендә төзеп тапшырдылар.
Шөгердә полициянең участок вәкилләре өчен төзелгән административ-торак комплексның ачкычларын тапшыру тантанасы узды. Анда Татарстан буенча Эчке эшләр министры Артем Хохорин, муниципаль район башлыгы Рәгать Хөсәенов, прокуратура, суд органнары җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, полициянең шәхси составы һәм башка кунаклар катнашты.
- Участковыйлар гомер-гомергә халыкның иң зур ярдәмчесе булды. Авыр чакта халык нәкъ менә сезгә - участок уполномоченныйларына мөрәҗәгать итә. Үзегезгә беркетелгән авыл җирлегендә яшәвегез аеруча яхшы, халык белән аралашу нәтиҗәлерәк булып, тәртип бозулар да кимиячәк. Йортлар заманча, барлык уңайлыкларны күз уңында тотып төзелгән, гаиләләрегез белән исән-имин яшәвегезне һәм нәтиҗәле хезмәт күрсәтүегезне телим, - диде Рәгать Хөсәенов тантананы ачып. Район башлыгы төзелештә актив катнашкан оешмаларга, аларның җитәкчеләренә дә рәхмәт белдерде.
Артем Хохорин участок уполномоченныйларын өй туйлары белән котлады, хокук сакчыларына полициядә хезмәт итү өчен генә түгел, көнкүрештә дә уңай шартлар булдырылуы турында әйтеп үтте.
- Участковый халыкка тагын да якынайды. Хәзер сез авыл халкының күз алдында булып, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ярдәмгә чыгарга тиеш булачаксыз, - диде министр.
Безнең районда полициянең участок хезмәткәрләре өчен төзелгән йортлар барлыгы дүртәү. Берсе Шөгердә булып, калганнары - Сарабиккол, Түбән Чыршылы, Яңа Чыршылы авылларында.
Бу көнне район җитәкчелеге әлеге участковыйларга йорт ачкычлары белән бергә, телевизор да бүләк итте. Ә Николай Валеровка республика Эчке эшләр министрлыгы «Нива» машинасы тапшырды. Хәзер полициянең өлкән участковые, майор Николай Валеровка Иске Куак, Иске Иштирәк, Мичурин, Яңа Сережкино, Иске Шөгер авылларына барып кайту проблема түгел.
Йорт та, шул ук вакытта полиция участогы да Шөгер авылының Ленин урамы, 51 йорт адресы буенча урнашкан. Аның гомуми мәйданы 100 квадрат метр. Шуның 20 квадрат метры - участок инспекторының эш урыны. Калган мәйданда аның хатыны һәм кечкенә ике улы яшәячәк. Икесендә дә эш һәм тормыш өчен барлык шартлар тудырылган, телефон белән Интернет үткәрелгән. Йортта бөтен нәрсә бар: өр-яңа җиһаз, бәдрәф белән юыну бүлмәсе. Ишегалдында кечкенә генә булса да участок бар. Җәен үзең үстергән яшелчә, җиләк-җимеш ашарга була. Кыскасы, шәһәрдән күченеп килгән әлеге гаиләгә авыл җирендә тормыш итәр өчен мөмкинлекләр бар.
- Миңа ышанып, шундый зур һәм матур йорт тапшырулары өчен район җитәкчелеге һәм министрлыкка зур рәхмәт. Халык ышанычын аклап, иминлек сагында намус белән хезмәт итәчәкмен, - диде егерме елга якын хезмәт стажы булган Николай Валеров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев