Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск укучылары кулланучылар грамоталылыгын арттыру олимпиадасында активлык күрсәтте

Татарстан Республикасында «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» максатчан программасы гамәлдә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе әлеге программаның координаторы итеп билгеләнде.

 

Кулланучылар грамоталылыгын арттыру, шул исәптән урта уку йортлары укучылары өчен куллану белемнәре нигезләре буенча олимпиада үткәрү программаның өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора.

Олимпиада безнең республикада тугызынчы ел үткәрелә инде.

Лениногорск районы мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары (5-9) һәм укытучылары кулланучылар хокукларын яклау буенча республика олимпиадасында традицион рәвештә актив катнашалар.

Быел 1 нче мәктәп укучылары тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Марат Әхмәтҗанов  ярдәме белән  югары активлык күрсәттеләр.

Мэриядә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе исеменнән Марат Әхмәтҗановка Рәхмәт хатын ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы әйдәп баручы белгеч-эксперты Наталья Платонова тапшырды.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев