Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск укучысы имтиханда 100 балл туплаган

Шәһәрдә имтиханны 100 баллга тапшыручы да бар. Ул – 7 нче мәктәп укучысы Полина Хлапова. 100 баллны ул рус теле буенча тапшырган имтиханда җыя алган.


-    Авыр булды диеп әйтә алмыйм, барысы да укыту программасы кысаларында өйрәнгән нәрсәләр. Онлайн-укыту дәверендә  без алда үткәннәрне кабатлап, ныгытып бардык. Укытучыбыз Марина Аннина безне бик яхшы әзерләде, сыйныфыбыз буенча да нәтиҗәләр куанырлык. Дөресен генә әйткәндә, иң югары балл җыярмын дип башыма да килмәгән иде. Бәлкем монда “уңыш елмаю” дигән фактор да йогынты ясагандыр. Үземә эләккән теманы дөрес итеп ача белдем, дәлилләр күрсәттем. Тикшерүчеләр гадел булдылар, – ди Полина.


Рус теленнән тыш, Полина Хлапова математика һәм физика фәннәреннән дә имтихан биреп, яхшы баллар җыйган. Киләчәктә тормышын физика белән бәйләргә уйлый.  Әлеге юнәлеш буенча ул Мәскәү шәһәре универститетына һәм Санкт-Петербургның ике югары уку йортына документлар тапшырган.


Анда укырга керү өчен Полинаның барлык мөмкинлекләре дә бар. Беренчедән, мәктәпне алтын медаль белән тәмамласа, икенчедән үзе сайлаган юнәлешкә укырга керү өчен кирәк булган рус теле һәм физика фәннәре буенча 100 һәм 85 балл җыйган. Шулай ук башка уңышлары да бар. Мәсәлән, ГТО нормаларын тапшыру значогы белән дә бүләкләнгән ул.

 

Гөлназ Хәйретдинова

Автор фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев