Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск укытучысы Бөтенроссия конкурсының финал этабы лауреаты булды

Коми республикасының Сыктывкар шәһәрендә 1-3 декабрь көннәрендә “Россия сәламәтлек укытучысы” XI һәм XII Бөтенроссия конкурсының финал этабы узды.

 


Эпидемия белән бәйле конкурс ярышлары дистанцион форматта үтте.

Конкурста безнең илнең 40 регионыннан 68 укытучы катнашты.

Конкурс ике турда узды. Беренче тур нәтиҗәләре буенча Бөтенроссия конкурсының 10 лауреатын билгеләделәр, алар арасында Лениногорскиның 1нче мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Карина Магомедова да бар.

Мәктәп җитәкчелеге әйтүенчә, Карина Багаутдиновна – яшь, энергияле, укытучы һөнәренә чын күңелдән бирелеп эшли торган педагог. Үзенең дәресләрен хәрәкәт итү активлыгы режимында алып бара. Дәрес барышында төрле сюжетларны инсценировкалау да кертә. Аның дәресендә эмоциональ факторлар (елмаю, музыкаль тәнәфес, кечкенә шигырь) мөһим роль уйный.

Карина Багаутдиновна Магомедованы уңышы белән котлыйбыз!

Фото: 1нче мәктәптән

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: школа №1 Карина Магомедова Учитель здоровья Бөтенроссия конкурсы