Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск урамнарын кардан төнлә чистарттылар

11гыйнвардан 12 гыйнварга каршы төндә Лениногорскида «БлагСтройДорХоз» көче белән ике мең кубометрдан артык (150 үзбушаткыч) кар чыгарылды. Бу хакта мэриянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Карны чыгару Степная, Вахитов, Моряков урамнары буенча башкарылды. Бу эш дәвам итәчәк.

Хөрмәтле транспорт чаралары хуҗалары, урамнарны кардан чистартканда, автомобильләрегезне юл буйларында калдырмавыгызны сорыйбыз.

Шәһәр урамнарын һәм ишегалды территорияләрен чистарту буенча гаризалар Лениногорск шәһәре Башкарма комитетына телефон аша кабул ителә: 8(85595) 5-06-12, 8 (85595) 5-14-48.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев