Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида Алмаз Мирзаянов концерт куйды (ФОТОлар)

Татар эстрадасы артисты Алмаз Мирзаянов шундый кыска арада үзен шактый танытырга өлгерде. Яшь артист үз төркеме белән Татарстан районнарында концертлар белән октябрь аеннан бирле йөри. Аны безнең шәһәргә дә тизрәк килүен сорап Инстаграм битендә яздылар, көттеләр.

Ниһаять, ул  кичә Лениногорск Мәдәният сарае сәхнәсен гөрләтте,  дуслары белән шәпски концерт куйды. Бу очраклы гына  түгел, чөнки баһадир гәүдәле, чем кара күзле Алмазны  монда хәтерлиләр һәм  яхшы беләләр. Тумышы белән Мөслим районыннан булган бу талантлы егет берничә ел элек шәһәребезнең музыка педагогика училищесын тәмамлады. Студент чакларында ук  ул шундый ук жор телле,  тынгысыз  һәм шаян  иде. Шәһәребезнең мәдәни тормышында да актив катнашты, спектакльләрдә уйнады. 

Шуңа тамашачылар арасында аны укыткан педагоглары, курсташлары һәм танышлары күпләп килгән иде.  Нәфис сүз остасы, шигырьләр яратучы, моңга аягы-башы  белән гашыйк Алмаз Мирзаяновның концертын олысы да, кечесе  дә яратып карады, артистны җылы алкышларга, аллы-гөлле чәчәкләргә, истәлекле бүләкләргә күмде.  Соңыннан  популяр артист белән фотога төшәргә чират торучылар да шактый булды.

Артистның иҗатташ дуслары: Илфир Искәндәров, Динә Закирова, Зөлфирә Шәйдуллиналарның чыгышы  да тамашачы күңеленә хуш килде.

Алмаз Мирзаянов үзенең дулкынлануын яшермәде:

- Бүгенге концертымда үземне имтихан тоткандай хис итәм, чөнки каршымда тәҗрибәле педагогларым утыра. Кайбер ноталарымны, бәлки,  дөрес тә алдырмаганмындыр, әмма алар мине гафу итәрләр, - дип кайда шаяртып  алды, кайда җитдиләнеп укытучыларына рәхмәт сүзләрен  җиткерергә ашыкты.

Юмор-сатира, эчтәлекле шигырьләр, тормышчан җырлар, скрипка моңы, баян тавышы- болар барысы да зәвыклы һәм килешле булды.  Концерттан соң Алмаз Инстаграм битендә: "Лениногорск- якыннарым минем мең-мең рәхмәт сезгә ", дип үзенең хисләрен язган. Җавап итеп ихластан:

- Афәрин, Алмаз! Булдырасың, булдырдың һәм булдырачаксың , - диясе һәм бары тик саулык-муллык,  яңадан-яңа уңышлар теләп каласы килә.

 

 

 

 

Фотолар һәм текст авторы Зилә Мөдәрисова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

10

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев