Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида алты айлык бала үлеме белән бәйле җинаять эше кузгатылган

21 гыйнварга каршы төндә Лениногорскидагы бер тулай торакта янгын чыккан, дип язган идек инде. Россия Тикшерү комитетының республика буенча тикшерү органнары шул янгын вакытында алты айлык баланың үлеме буенча,(Җинаять Кодексының 109нчы статьясы, 1нче часте - Саксызлык буенча үлемгә китерү) җинаять эше кузгаткан. Беренчел мәгълүматлар буенча, баланың әнисе янгынны сүндергәндә, алты...

21 гыйнварга каршы төндә Лениногорскидагы бер тулай торакта янгын чыккан, дип язган идек инде.

Россия Тикшерү комитетының республика буенча тикшерү органнары шул янгын вакытында алты айлык баланың үлеме буенча,(Җинаять Кодексының 109нчы статьясы, 1нче часте - Саксызлык буенча үлемгә китерү) җинаять эше кузгаткан.

Беренчел мәгълүматлар буенча, баланың әнисе янгынны сүндергәндә, алты айлык баланы икенче каттагы тәрәзәдән урамга ташлый. Тик бала янгын сүндерүче кулына төшкәнче, башы белән стенага бәрелә һәм баш мие травмасы ала. Бала берничә сәгатьтән хастаханәдә үлә.

Хәзерге вакытта тикшерү эшләре дәвам итә, дип хәбәр итә Татарстан буенча тикшерү комитеты сайты.
Чыганагы:http://tatarstan.sledcom.ru/news/item/1198647/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев