Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида автомобиль янды

Шимбә көнне көндезге 14 сәгать 15 минутта 66 нчы янгынга каршы тору хезмәте бүлегенә, Тынычлык урамындагы 2 нче йорт ишегалдында автомобиль януы турында хәбәр килә.

Вакыйга урынына  тиз арада ике янгын сүндерү машинасы, ашыгыч ярдәм һәм полиция хезмәткәрләре килеп җитә. Ишегалдында туктап торган  ВАЗ 2111 автомобильнең  салоны һәм мотор  бүлекчәсенә  ут капкан  була.  Машинаның хуҗасы - 66 яшьлек  лениногорскилының сәламәтлегенә зыян килмәгән, башка һәлак булучылар һәм җәрәхәтләнүчеләр дә юк. Утны 14 сәгать 32 минутта тулысы белән сүндерәләр. Янгынны  машина эчендәге  электр җиһазларының төзек булмауыннан килеп чыккан дип фаразлыйлар.  Аннан килгән матди зыян 50 мең сум тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев