Заман сулышы

Лениногорскида балалар лагерена юл бармы?

Комиссия лагерьларның урам-юл челтәрләрен тикшерде

Балаларның җәйге ялы башланырга бик аз вакыт калды, аларның шактые быел шәһәр янындагы сәламәтләндерү лагерьларында ял итәчәк.
Безнең район территориясендә «Ландыш», «Дружба», «Юбилейный» һәм «Родничок» балаларны сәламәтләндерү лагерьлары урнашкан.  Безнекеләр “Олимпия» лагеренда да ял итә, ул Карабаш сусаклагычы янында урнашкан. Бу арада аларның әзерлеген янгын күзәтчелеге бүлеге вәкилләре тикшерде, булган кимчелекләрне бетерергә вакыт бирелде. ЮХИДИ бүлеге, юл хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм башкарма комитет вәкилләре биш лагерьның да урам-юл челтәрләрен тикшерделәр. Анда җитешсезлекләргә акт төзелде, алар әлеге юллар өчен җаваплы оешмаларга җибәреләчәк. Балалар килүгә лагерьлар тулысынча әзер булыр, исән-сау, рәхәтләнеп ял итәрләр, дип телик.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 21 май 2018 - 14:37
    Бәйге - ат чабышлары
  • 21 май 2018 - 14:27
    Яңалыклар
  • "Безнең гаилә" конкурсы катнашучылары
    2000 кеше тавыш бирде
  • Лениногорскида Җиңү көне, 2018
  • Җирле үзидарәләр көне, Лениногорск-2018
Ночной режим