Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне узачак

Ел саен 20 ноябрь көнне Татарстан Республикасы территориясендә Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне оештырыла.



Бу көнне балигъ булмаган балалы гаиләләр аларны кызыксындырган сорауларга җаваплар ала алачак.

Лениногорскида Хокукый ярдәм күрсәтү көне 20 ноябрь көнне, 10.00 сәгатьтә Мәгариф идарәсендә Шашин урамы, 22нче йорт), 2нче катта үткәреләчәк.

Сорауларга прокуратура, Лениногорск районы эчке эшләр бүлеге, мәгариф идарәсе, социаль яклау идарәсе, Суд приставлары федераль хезмәте вәкилләре, адвокат һәм нотариуслар җавап бирәчәк.

Язылу өчен телефон: 8(85595) 5-04-13.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X