Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида Чик сакчылары көнен билгеләп үттеләр (ФОТОЛАР)

Бүген  чик чакчысы көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, шәһәрдә чик сакчылары кабат бергә җыелды: алар Мәңгелек ут һәйкәленә чәчәкләр куйды, Геройлар Даны аллеясында былтыр ачылган чик сакчылары һәйкәле янында тантаналы митинг үтте.

Мәңгелек ут янына иртәдән үк чик сакчысы киеме  кигән төрле яшьтәге ир-егетләр җыела башлады. Алар бер-берсе белән кочаклашып күрешә, аралашалар, истәлеккә фотога төшәләр. Мәңгелек ут һәйкәленә чәчәкләр салганнан соң, сафка тезелеп, солдатлар кебек атлап, җырлап Чик сакчылары һәйкәленә таба киттеләр.
Бәйрәмгә җыелучыларны Лениногорск районы Башлыгы Киңәшчесе, үзе дә чик сакчысы булып хезмәт иткән Петр Гринь сәламләде.
-Армиядә хезмәт итүчеләр чик сагында торучыларның иң җаваплы һәм почетлы миссия үтәвен яхшы беләләр. Былтыр Чик сагы гаскәрләренең 100 еллыгы уңаеннан узган чарада без әлеге бәйрәмгә һәр елны бергә шушы урында очрашачакбыз, дип сүз биргән идек. Сүзебезне үтәдек, менә без бүген чик сакчылары һәйкәле каршында басып торабыз. Сезнең барыгызга да сәламәтлек һәм уңышлар телим, - диде ул.
  Тантаналы төстә флаглар күтәрелде, гимн яңгырады. Ир-егетләр һәйкәл каршына венок куйды.
 “Беркут” хәрби-патриотик клубка йөрүче яшүсмерләр күрсәтмә чыгышлар әзерләгән иде. Мәдәният сарае үзешчән артистлары һәм төркемнәре чыгыш ясады.
Бик күп ир-егетләргә Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды. Арабыздан киткән чик сакчыларын бер минут тынлык белән искә алдылар. Аларның әти-әниләрен, хатыннарын, туганнарын сәхнәгә чакырып истәлек бүләкләре тапшырдылар.

Текст һәм фото: Алсу Миңнебаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев